- ефәк
- 1. Ефәк кузысыннан эшкәртелгән җеп 2. Шундый җепләрдән, шулай ук ясалма, синтетик сүстән эшләнгән тукыма 3. с. Шундый җепләрдән бәйләнгән, үрелгән; шундый тукымадан тегелгән 4. с. күч. Йомшаклыгы, нәфислеге, елтыравы белән шундый җепләрне, тукымаларны хәтерләткән ефәк чәч. ЕФӘК КОРТЫ – Ефәк күбәләгенең курчаклану стадиясенә кадәр булган тереклек хәле. ЕФӘК КУЗЫСЫ – Ефәк кортының курчаклык стадиясенә күчү чорында үзеннән чыгарган бик нечкә җепселләргә чорналуыннан барлыкка килгән йомгакчык. ЕФӘК КҮБӘЛӘГЕ – Кортлары ефәк кузылары үрә торган күбәләк
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.